РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды «Госмания» мәктәбенә дәреслекләр сатып алырга ярдәм итте

25 август 2021 ел 11:28
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды «Госмания» мәктәбенә дәреслекләр сатып алырга ярдәм итте

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды яңа уку елы алдыннан Казанның «Госмания» мөселман мәктәбенә финанс ярдәме күрсәтте. Аерым алганда, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды дәреслекләр сатып алу өчен чыгымнарның бер өлешен күтәрде: бу максатлар өчен 107 000 сум акча җыеп бирде.

Бүлеп бирелгән акчалар башлангыч мәктәп һәм урта сыйныфлар өчен дәреслекләр сатып алуга каралган. Барлыгы 400 данәдән артык рус теле, математика, инглиз теле, тарих, биология һ. б. предметлар буенча уку әсбаплары сатып алу көтелә.

Мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фондының өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Мәсәлән, 20 августта РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ихтыяҗлары өчен 620 мең сум күләмендә садака тапшырды. Тулаем алганда, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды ай саен социаль яктан әһәмиятле проектларга якынча 2 миллион сум акча тота.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе арасында эшчәнлек агымдагы елның май аенда имзаланган хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды рәсми битләре: инстаграмда — @bf_apm_rf, телеграмда чакыру-сылтама — https://t.me/joinchat/WEqhjA11-Xtq3Fe1, ватсапта — https://chat.whatsapp.com/HXn7lDgGijMIzsdb7xfkyX.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана