Ярты ел эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 43 меңнән артып китте!

25 август 2021 ел 13:45
Ярты ел эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 43 меңнән артып китте!

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 43 меңнән артып китте! Шуларның 400 гә якыны, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды.

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 “шәкерт” Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 21% – 25-34 яшьтә, 23% – 35-44 яшьтә, 28% – 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Онлайн-мәдрәсә белән, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр (аларның саны 41 меңнән артык) кызыксына. Моннан тыш, заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белемне Казахстандагы (848 кеше), Үзбәкстандагы (306), Кыргызстандагы (262), Азербәйҗандагы (70), Таҗикстандагы (26), Төркиядәге (119), Австралиядәге (301), АКШтагы (181), Германиядәге (81), Ирландиядәге (18), Канададагы (43), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге (14), Украинадагы (24), Бөекбританиядәге (15) һәм Франциядәге (21) милләттәшләребез дә ала.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта “Татарларда Ислам тарихы”, тәҗвид һәм тәфсир дәресләре кызыксындырган. Ярты елда каралган дәресләр саны 62 меңнән артып киткән. Укучыларның 70% сайтка смартфоннар аша кергән.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана