Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай куелды

25 август 2021 ел 17:25
Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай куелды

Бүген, Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары үз эшен төгәлләгәннән соң, дин әһелләре, конференция кунаклары, зыялылар Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай кую тантасында катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, тәкбирләр әйтелеп, бар авылга ямь биреп торучы мәчеткә яңа ай күтәрелде, дога кылынды.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу җирлектә дингә бирелгән ихлас, тырыш, булдыклы халык яшәвен билгеләп үтеп, Ислам динен үстерүдә авыл имамы Мансур хәзрәт Тимеровка уңышлар теләде. Әлеге авыл мәчете республикада актив эшчәнлек алып баруы, җомга намазларына мөселманнар күп җыелуы белән аерылып тора. Берничә ел дәвамында Аш-Буҗи авылы халкы тырышлыгы белән мәчеттә ремонт эшләре үткәрелде, түбә яңартылды.

Мәчет һәм аның имамы хакында биредә тулырак итеп танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/news/news_21081.html

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана