“Туган авылым” милли комплексы үзенең туган көнендә бик зур дучмак пешерәчәк

26 август 2021 ел 10:41
“Туган авылым” милли комплексы үзенең туган көнендә бик зур дучмак пешерәчәк

28 нче августта, шимбә көнне, “Туган авылым” милли комплексы үзенең 16 еллыгы уңаеннан казанлыларны һәм башкала кунакларын бәйрәм чараларына чакыра. Программада – күңел ачу шоу-программасы, балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр һәм бүләкләр, осталар ярминкәсе, һөнәрчеләрдән мастер-класслар һ.б.

Оештыручылар сүзләренә караганда, “Туган авылым” милли комплексы үзенең туган көнендә татар халкының милли ризыгы булган бик зур дучмак пешерәчәк һәм, шулай итеп, бик зур дучмак пешергәнлеккә кулинария рекорды куячак. Әлеге дучмактан бәйрәмнең барлык кунаклары да авыз итә алачак.

Бәйрәмнең үтү урыны: “Туган авылым” милли комплексы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 14/56.

Бәйрәм көндезге бердә (13.00) башлана.

Керү ирекле.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана