Мөфти “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңаеннан укучыларга букчалар бүләк итте

27 август 2021 ел 15:52
Мөфти “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңаеннан укучыларга букчалар бүләк итте

Бүген, Мөхәррәм аеның 19 нчы көнендә (27 нче августта), Нәзарәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында 50 дән артык балага мәктәп букчалары һәм уку өчен кирәк-яраклар таратылды. Яңа уку елы алдыннан Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан әзерләнеп тутырылган мәктәп букчаларын укучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләк итте.

Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында Диния нәзарәтеннән адреслы хәйрия ярдәмен барлыгы 100 дән артык бала алачак. Алар – Казанда, Кукмара, Саба, Биектау, Балык бистәсе районнарында яшәүче мохтаҗ, күпбалалы, азкеремле һәм авыру балалары тәрбияләүче гаиләләрдән. 

Мөфти хәзрәтләре, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, якынлашып килүче яңа уку елы белән котлап: “Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агач сыман” дигән хәдисне искә төшереп, гыйлем алуның әһәмиятен аңлатып үтте. “Беренче чиратта, гыйлемне Аллаһ ризалыгы өчен, бисмилла әйтеп алырга кирәк. Гыйлем алгач, сезнең гамәлләрегез дә булырга тиеш. Кем Аллаһтан курыкса, чыга торган юлларын күрсәтер, уйламаган җирдән дә сезне ризыкландырыр. Ихласлык белән барыбызга да гамәл кылырга насыйп булсын”, – дигән теләкләрен җиткерде.

Акция зур колач белән шулай ук Татарстанның Бөгелмә, Арча, Казанның Совет районы һ.б. мөхтәсибәтләрдә үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана