Татарстан мөфтие TIMERMANның “Төнге Казан” йөгерешендә катнашты

29 август 2021 ел 17:37
Татарстан мөфтие TIMERMANның “Төнге Казан” йөгерешендә катнашты

Кичә, Мөхәррәм аеның 20 нче көнендә (28 сентябрьдә), Татарстан башкаласында TIMERMANның “Төнге Казан” йөгереше узды. Һәм кабат йөгерешчеләрнең берсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Ул “Миллениум” күпере һәм Казанка буйлап Кремль дамбасы аралыгында 5 км юлны йөгереп узды. 

Билгеле булганча, ул 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Төнге Казан – 2019» йөгерешендә катнашты. 2020 елның 2 августында мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. Шул елның 8 августында Камил хәзрәт Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте. 2020 елның 12 сентябрендә Татарстан мөфтие Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафонында  21,1 км араны йөгереп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана