Спас мөхтәсибәте мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә Болгарга экскурсия оештырды

31 август 2021 ел 11:44
Спас мөхтәсибәте мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә Болгарга экскурсия оештырды

Кичә, Мөхәррәм аеның 22 нче көнендә (30 нчы августта), Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче, физик мөмкинләре чикләнгән 72 кеше өчен Спас мөхтәсибәте ярдәме белән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына бушлай экскурсия оештырылды. Бу кешеләрне Габделхак Шакирович Шакиров исемендәге иҗтимагый хәйрия берләшмәсе берләштерә.

Экскурсиягә килүчеләр арасында тумыштан авыру балалар, коляска белән генә хәрәкәтләнүчеләр, күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, төзелештә һәм сәнәгать предприятиеләрендә имгәнгән кешеләр бар иде.

Алар иң элек Ак мәчеттә өйлә намазы укыды һәм мәчет имамы Гали хәзрәт Таҗиевның вәгазен тыңлады. Ак мәчет тарихы белән танышты, ислам дине нигезләре, мөселман каллиграфиясе үзенчәлекләре хакында бай мәгълүмат алды. Экскурсиягә килүчеләр шулай ук борынгы Болгарда 922 елда Ислам дине кабул ителүгә багышланган Истәлек билгесендә булды, дөньядагы иң зур басма Коръәнне карады. Экскурсия Болгар цивилизациясе музее, Җәмигъ мәчетен, Ак пулат, Икмәк музеен карау белән дәвам итте. Алар өчен өчен бушлай туклану да оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана