Нәзарәттә Алтай Республикасы мөфтие булып китте

31 август 2021 ел 16:14
Нәзарәттә Алтай Республикасы мөфтие булып китте

Бүген, Мөхәррәм аеның 23 нче көнендә (31 нче августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Алтай Республикасы мөфтие Жанболат хәзрәт Охтаубаев белән очрашты.

Эшлекле очрашу хәл-әхвәлләр белешүдән һәм сәфәрнең күңелле мизгелләре белән уртаклашудан башланды. Татарстан мөфтиятенең киң кырлы эшчәнлеге белән танышырга килгән Жанболат хәзрәт Нәзарәтнең Коръән өйрәнү һәм бастыру, нәшрият, яшьләр сәясәте юнәлешләре белән танышты. Таулы Алтай шәһәреннән килгән кунакны бигрәк тә “Хозур ТВ” каналы, “Хозур” нәшрият йорты басмалары һәм Нәзарәт бастырып чыгарган Коръән китаплары кызыксындырды. Ул Камил хәзрәттән Татарстан мөфтияте бастырган Коръәннәрне үзләренә җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт, аның үтенечен канәгатьләндереп, 150 данә Коръән китабын һәм “Хозур” нәшриятында дөнья күргән басмаларны бүләк итеп бирде.

Очрашу мөфтиятләр эшчәнлеге белән якыннан танышу белән дәвам итте. Жанболат хәзрәт хәзерге вакытта Алтай Республикасында 10 мәчет эшләвен билгеләп үтте һәм Камил хәзрәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорады. Камил хәзрәт Татарстан Нәзарәте тәҗрибәсен Алтай мөселманнары белән бик рәхәтләнеп бүлешергә әзер икәнлеген белдерде. Ике мөфтият тә алга таба хезмәттәшлек итәргә килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана