Татарстан мөфтие Казандагы икенче хоспис бинасындагы гыйбадәт бүлмәләрен карады

02 сентябрь 2021 ел 14:22
Татарстан мөфтие Казандагы икенче хоспис бинасындагы гыйбадәт бүлмәләрен карады

Бүген, Мөхәррәм аеның 25 нче көнендә (2 нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Бертуган Батталовлар урамында төзелеп килүче икенче хоспис бинасында узган күчмә киңәшмәдә катнашты. Анда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов,  Анжела Вавилова һәм Казан хосписы фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстанның дини лидерларына хосписта мөселманнар һәм христианнар каралган гыйбадәт бүлмәләре төзелеше барышы белән таныштырдылар. Һәр гыйбадәт бүлмәсе - 80 квадрат метр. Имам авырулар белән рухи әңгәмәләр алып барачак, Коръән укыячак, дога кылачак, биш вакыт намаз белән җитәкчелек итәр, никах укыр дип көтелә. 

Киңәшмә барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә урнашачак намаз бүлмәсен һәм тәһарәтханәне барлык таләпләр буенча җиренә җиткереп эшләп бетерү буенча тәкъдимен әйтте. Шулай ук ул дин әһелләренә махсус бүлмәләр бүлеп бирү үтенечен җиткерде. Биредә дин әһелләренә авыруларның туганнары һәм халык белән аралашу өчен барлык шартлар тудыру ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана