Татарстан мәчетләрендә экстремизмга каршы тору турында җомга вәгазьләре укылды

03 сентябрь 2021 ел 15:04
Татарстан мәчетләрендә экстремизмга каршы тору турында җомга вәгазьләре укылды

Шушы көннәрдә Татарстанда «Экстремизмга – юк!» традицион айлыгы башланды. Бүген, 3 нче сентябрьдә, Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көнендә, республиканың барлык мәчетләрендә экстремизм һәм аның начар нәтиҗәләре турында җомга вәгазьләре укылды.

Имам-хатыйблар вәгазьләр вакытында исламның – тынычлык, игелекле эшләргә чакыручы дин булуы, экстремистлар һәм террорчыларның эшчәнлеге хупланмавы турында сөйләде. Төп игътибарны ислам һәм Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен аңлатуга, экстремистик төркемнәр һәм секталар тарафыннан пропагандалана торган ялган кыйммәтләрне фаш итүгә бирде.

Имам-хатыйблар, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, террорчыларның һәм экстремистларның үз гамәлләрен ислам дине кануннары белән бәйләп аңлатуларының ялган булуы хакында сөйләде, шулай ук аларга каршы торуның мөһимлеген ассызыклады.

Вәгазь ахырында мөселманнар терактлар аркасында һәлак булган мөселман кардәшләребез рухына дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана