Казанда квалификация күтәрү курсларында экстремизмга каршы тору буенча лекцияләр үткәрәләр

08 сентябрь 2021 ел 15:12
Казанда квалификация күтәрү курсларында экстремизмга каршы тору буенча лекцияләр үткәрәләр

Бүген, Сәфәр айлыгының 1 нче көнендә (8 сентябрь), "Экстремизмга - юк!” республика айлыгы кысаларында Татарстан имамнары өчен экстремизмга каршы тору буенча лекция үткәрделәр. Дәрес "КИУ каршында имамнарның квалификациясен күтәрү үзәгендә" республика имамнары өчен 2021 елның 6 сентябреннән башланып киткән квалификация күтәрү курслары вакытында үтте. Лекцияне Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең 15 имамы тыңлады.

ТР Фәннәр академиясе каршындагы Ислам тикшеренүләре үзәге белгече Илшат Мөхәммәтзарипов имамнарга чит илләрдә һәм Россиядә экстремизмны кисәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ә җомга һәм шимбә көннәрендә танылган Ислам галиме, фикһ һәм усуль-Фикһ, гакыйдә буенча белгеч, шәригать фәннәре докторы, БИА укытучысы шәех Сәйф ибн Али әл-Асри хәзрәтләргә исламда дин агымнар турында лекцияләр укыячак.

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте имамнары өчен квалификация күтәрү курслары 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзрәтләр белем аду вакытында «Вәгазь нигезләре һәм имам бурычлары», «Иман нигезләре» (гакыйдә), «Коръән уку кагыйдәләре» (тәҗвид), «Агымнар һәм секталар», «Гаилә һәм мирас хокукы», «Ислам хокукының заманча мәсьәләләре» дисциплиналарны тыңлаячак. Курслар ахырында имамнарга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак.

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанның төрле районнарыннан 135 имам (15 кешелек 9 төркем) өчен курслар үткәрү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана