Татарстанда “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе дәвам итә

20 сентябрь 2021 ел 09:34
Татарстанда “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ак кәгазьгә - яңа тормыш” дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Хәйрия акциясе 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак.

Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак (мондый китапларны һәм басмаларны аерып куярга һәм “ДИН” дип язарга кирәк). Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. 

Узган елларны әлеге акция, Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да зурлап үткәрелде.

Макулатура Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7 нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке алтыга кадәр (13:00-18:00) кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)237-86-18.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана