Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Ибне Раҗәб Әл-Хәнбәлинең «Мәзһәбкә иярмәүчеләргә каршы дәлилләр» китабын нәшер итте

09 сентябрь 2021 ел 15:03
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Ибне Раҗәб Әл-Хәнбәлинең «Мәзһәбкә иярмәүчеләргә каршы дәлилләр» китабын нәшер итте

Шушы көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Ибне Раҗәб Әл-Хәнбәлинең рус телендә «Мәзһәбкә иярмәүчеләргә каршы дәлилләр» («Опровержение тем, кто не следует мазхабам») дип аталган китабын нәшер итте. Әлеге басма “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында дөнья күрде. Бу китап әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать һәм дүрт мәзһәбнең карашларын яклауны күздә тота. «Мәзһәбкә иярмәүчеләргә каршы дәлилләр» басмасы дини-хокукый мәктәпләргә карата булган гаепләрне төпле рәвештә анализлавы белән үзенчәлекле.

“Хозур” нәшриятында әзерләнгән чираттагы басма мәзһәбкә иярмәүчеләргә каршы дәлилләр китерү буенча мөһим чыганак булып тора. Анда бөек галим, имам Ибне Раҗәб Әл-Хәнбәли рахимәһуллаһиның тормыш юлы һәм гыйльми хезмәте китерелә.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж Коммунасы ур., 6 нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14 нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана