Нәзарәт, Татарстан мөхтәсибәтләре һәм мәдрәсәләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды

10 сентябрь 2021 ел 14:10
Нәзарәт, Татарстан мөхтәсибәтләре һәм мәдрәсәләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген, Сәфәр аеның 3 нче көнендә (10 нчы сентябрьдә), «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе старт алды һәм ул өч көн дәвам итәчәк. Әлеге чарага беренчеләрдән булып Татарстан мөфтияте, аның карамагындагы оешмалар, мөхтәсибәтләр (мәчетләр) һәм мөселман уку йортлары кушылды. Диктант язучыларга татар халкының классик язучысы Гомәр Бәшировның (1901-1999) “Чишмә моңы ничек җыр булды?” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. 

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте дүртенче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде һәм ул Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтү уңаеннан оештырылды.

Кырыклап нәзарәт хезмәткәре, мөфтият карамагындагы оешмалар - "ТР Вакыф" фонды, "Хәләл" стандарт комитеты, "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы, "Зәкят" хәйрия фонды һ.б. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендә мөфтиятнең конференц-залына җыелды. Мөфтиятнең "Хозур" нәшрият йорты да "Татарча диктант" язуга кушылды. 

Диктант язуның беренче көнендә Татарстан мәдрәсәләре активлык күрсәтте. Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә – 60 кеше, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә – 51, Россия ислам институты белән “Рәшидә” үзәгендә - 77, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 40 укучы һәм остаз татар телендә грамоталы язу буенча белемнәрен сынады. Акция 10-12 сентябрь көннәрендә дәвам итә һәм аның соңгы нәтиҗәләре киләсе атнада игълан ителәчәк.

Татарча диктант язу акциясе Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле нинди булуга карамастан, акциядә һәр кеше катнаша ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана