Бүген Әлмәт мөхтәсибәтендә мини-футбол буенча турнир узды

11 сентябрь 2021 ел 19:06
Бүген Әлмәт мөхтәсибәтендә мини-футбол буенча турнир узды

Бүген, сафәр аеның 4 нче көнендә (11 сентябрьдә), Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында мини-футбол буенча Республикакүләм турнир узды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгына багышланды. Ярышлар Әлмәтнең “Алнас” стадионында үткәрелде.

Республикакүләм турнирда барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучылар Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Арча, Мөслим, Саба, Азнакай, Чирмешән, Спас, Әгерҗе районнарыннан, Чаллы шәһәреннән, Чувашия Республикасының Шыгырдан авылыннан килде.

Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Матч 10 минутлык 2 таймнан торды.

Әлеге 18 команда 4 подгруппага бүленеп көч сынашты һәм һәр подгруппадан җиңүче ачыкланды. Бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

Дүрт җиңүче команда плей-оффта катнашты. Беренче урынга – Бөгелмә шәһәре, икенче урынга – Кама Аланы бистәсе, өченче урынга – Әлмәт шәһәре, дүртенче урынга – Саба районы командалары чыкты. Аларга акчалата бүләкләр, кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана