Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

11 сентябрь 2021 ел 17:39
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Бүген, сәфәр аеның 4 нче көнендә (11 сентябрьдә), Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. 

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Фестиваль традицион рәвештә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучыларга Татарстан мөфтие исеменнән Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Аннан соң ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залында 200 гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручылар җыелды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: фестивальнең географиясе киңәйгәннән-киңәя: быел мөнәҗәт башкару осталыгын Ульяновск, Оренбург, Сахалин, Чистай, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт һ.б. башкаручылары күрсәтте.

Аларның иҗади чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составына Татарстан АССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Мингол Галиев; педагогика фәннәре кандидаты, «Мөнбәр» дини татар театры җитәкчесе, «Болгар радиосы» милли премиясе лауреаты, «Күңел өчен нәшидләр» Бөтенроссия дини җырлар конкурсы лауреаты, «Манзара» премиясе лауреаты, дини җырлар авторы-башкаручы Ильяс Халиков; җырчы, композитор, халыкара, республика һәм төбәк бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйрова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөгелмә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова керде.

Ярыш гадәттәгечә “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә узды. Жюри әгъзалары мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының Ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте.

Фестивальнең Гран-приена Сарман районыннан Гайсина Эльвина лаек булды (“Соло” номинациясе).

Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Бәйге нәтиҗәләре:

Ансамбльләр” номинациясе (18 яшькә кадәр)

2 урын - "Чишмә" ансамбле (Бөгелмә)

3 урын - "Иң моңлы" Гарифуллиннар гаиләсе (Сахалин)

“Соло” номинациясе (18 яшькә кадәр)

1 урын - Хөсәенова Рамилә (Сарман)

2 урын - Халикова Хәнифә (Казан)

Ансамбльләр” номинациясе (18 яшьтән өлкәннәр)

1 урын - "Илек" ансамбле (Сарман)

2 урын -  "Ахирәтләр" ансамбле (Әлмәт)

3 урын - "Хәзинә" ансамбле (Кандры)

3 урын - "Инсаният" ансамбле (Баулы)

“Соло” номинациясе (18 яшьтән өлкәннәр)

1 урын - Зиһаншина Вера (Яр Чаллы)

2 урын - Шәйдуллин Рәфис (Кукмара)

2 урын - Хафизов Линар (Мөслим)

3 урын - Авзалова Гөлгенә (Бөгелмә)

Өстәмә номинацияләр 

“Автор башкаручы” номинациясе - Галимова Зөһрә (Чирмешән)

“Иң өлкән оста башкаручы” номинациясе - Әбрарова Миңнизада (Башкортостандагы Кандра авылы)

“Иң өлкән оста башкаручы” номинациясе - Гыймадиева Энҗе (Лениногорск)

“Тамашачы мөхәббәте” номинациясе - Камалетдинов Динар (Ютазы районы)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана