Татарстан мөфтияте “Затлы мәҗлес” проектының чираттагысын башлап җибәрә

13 сентябрь 2021 ел 10:37
Татарстан мөфтияте “Затлы мәҗлес” проектының чираттагысын башлап җибәрә

Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен “Затлы мәҗлес” проектының икенчесен башлап җибәрә. Беренче очрашу 16 сентябрьдә Казанда “Азу” кафесында (Петербург ур., 52) узачак. Программада ифтар, танышу, остаздан дәрес алу каралган. Очрашу “Пәйгамбәребезнең ﷺ беренче хатыны Хәдичә” дигән темага багышлана.

“Затлы мәҗлес” проектының лозунгы – хатын-кызлар тормышы турында дини сөйләшүләр ул. “Яшь килен” проектыннан аермалы буларак, очрашуларда Исламның матурлыгы, хатын-кызның нәфислеге һәм күңел дөньясы, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, хатын-кызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең ﷺ, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләренә багышланган темаларга сөйләшүләр алып барылачак. Ел ахырына кадәр барлыгы 7 очрашу көтелә.

16 сентябрьдә Казанда“Азу” кафесында узачак очрашуга @muslimmol профиле башындагы сылтама аша теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана