РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дәреслекләр һәм парталар алып бирде

13 сентябрь 2021 ел 13:02
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дәреслекләр һәм парталар алып бирде

Бүген, сафәр аеның 6 нчы көнендә (13 нче сентябрьдә), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм әлеге оешманың хәйрия фонды җитәкчелеге шәкертләр белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Тарихи мәдрәсәгә кунак булып РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, ассоциациянең башкарма директоры Раил Валкаев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев һәм башкалар килде.

Очрашуга җыелуның төп сәбәбе – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә матди ярдәменә сатып алынган җиһазларны карау һәм шәкертләргә дәреслекләр тапшыру. Алдарак, 20 августта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән рәсми очрашуда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Аллаһ ризалыгы өчен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 000 сум күләмендә сәдака тапшырган иде. Шушы сәдака хисабына беренче курста белем алучы 70 шәкерт өчен, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан әзерләнеп, 5 төрле китаптан торган дәреслекләр комплектлары бастырылды. Әлеге дәреслекләр гарәп телен өйрәнү буенча уку әсбапларыннан гыйбарәт. Комплектта нәһү, сарыф, китәбә (язу), кыйраә (уку), тәгъбир (диалог) предметларыннан дәреслекләр урын алган.

Моннан тыш, мәдрәсә өчен 30 парта һәм алар өчен урындыклар сатып алынды. Акчаларны  Ассоциациянең Private Club резидентлары җыеп бирде. 

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзара ярдәмләшүнең мөһимлеге турында Коръән аятьләрен һәм сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләрен мисалга китереп сөйләде. ““Пәйгамбәребезнең ﷺ “Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Раббыбызга да рәхмәтле була алмас” дигән хәдисе бар. Без РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә, эшмәкәрләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Коръәндә: “Кем динебезгә булышса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә дә булыша”, - дип әйтелгән. Шуңа күрә ярдәмләшү бик мөһим. Борынгы китапларыбызда да, галимнәр эшмәкәрләр белән берләшсә, динебезнең алга барачагы, үсәчәге хәбәр ителгән, – дип билгеләп үтте мөфти.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр иткәнчә, Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә гарәп телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. “Гарәп теле – ул Коръән теле. Коръәнне аңлау өчен безгә иң әүвәл гарәп телен ныгытырга кирәк”, – дип саный ул. Шуңа күрә мәдрәсә гарәп теле дәреслеге комплектын бастырып чыгарырга карар кылган, алар бер үк вакытта эш дәфтәре дә булып тора. Дәреслекләр укучыларның шәхсән үзләренә тапшырыла, ягъни анда шәкертләр язмаларын алып бара, өй эшләрен эшли һәм аларны кабаттан мәдрәсәгә тапшырмый. Алар бүген әлеге дәреслекләр өчен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә олы рәхмәтләрен белдерде. 

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов исә тантанада ассоциация тарафыннан акча җыелу тарихы белән уртаклашты, ислам мәгарифенә ярдәм итүнең хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле эш юнәлеше булуы турында сөйләп үтте. Шунысы әһәмиятле: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды өммәт өчен төрле социаль әһәмияткә ия башлангычларга 2 миллион сумга кадәр акча юнәлтә. Хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү тора. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең иң зур хәйрия башлангычларына, мисал өчен, авыл имамнарына финанс ярдәм күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату буенча “Гаилә дәресләре” проекты керә. Әлеге башлангыч кысаларында Татарстанның битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре атна саен мәчетләрдә имамнарның укытучылык хезмәте өчен түли. Проект тулы көчкә октябрь аенда эшли башлаячак һәм бөтен республиканы колачлаячак. Бүгенге көндә тәҗрибә сыйфатында ул Арча, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлки мөхтәсибәтендә, Кама Аланында, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә гамәлгә ашырыла. Проектка хәзерге вакытта 10 хәзрәт җәлеп ителде, алар атна саен ислам, әхлак, гарәп теле, намаз һәм Коръән уку буенча дәресләр уздырган өчен хәйрия ярдәме сыйфатында 2 мең сум күләмендә акча алалар. Дәресләр барлык теләүчеләр өчен дә бушлай уза.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең өстенлекле хәйрия проектларына шулай ук Татарстан Республикасы сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен оештыру да керә. Бүгенге көндә эшмәкәрләр көче белән «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт» сәүдә үзәгендә шундый 5 бүлмә ремонтланган һәм ачылган инде. Якын арада “Тандем” һәм “Горки парк” сәүдә үзәгендә дә гыйбадәт бүлмәләре үз ишекләрен ачачак. Моннан тыш, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендә авылларда мохтаҗ мөселманнарга азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча “Авылларга ярдәм” хәйрия проекты һ.б. актив гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе арасындагы багланышлар килешү нигезендә алып барыла. Документ агымдагы елның май аенда имзаланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана