Казанда II Иманколый укулары уза

13 сентябрь 2021 ел 16:31
Казанда II Иманколый укулары уза 

Сафәр аеның 8 нче көнендә (15 сентябрьдә) Казанда Мөхәммәдсадыйк Иманколый исемендәге Төбәк фәнни-гамәли конференция (Иманколый укулары) уза. Быел икенче тапкыр оештырылучы укулар “Коръән фәннәре: тарих һәм хәзерге заман” темасына багышлана. Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый – ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” (“Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү”) тәфсире авторы. 

Төбәк фәнни-гамәли конференциясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра. Модератор – Госман ибн Гаффән исемендәге Коръән хәфизләр әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов.

Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ-ның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре директоры Ринат Патеев, Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның оныгы, Казанның 83-нче лицее укытучысы Гөлчирә Зарипова-Иманкулова сәламләячәк.

Конференциядә Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның биографиясе, аның “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” тәфсиренең үзәнчәлекләре, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татар басма тәфсирләре, соңгы елларда әзерләнгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре, Россиядә хафизлар мәктәбенең үсеш перспективалары, кыйраәт үзенчәлекләре, татар мәкаме турында чыгышлар көтелә. Иманколый укуларында Коръән фәннәре белгечләре, хафизлар, танылган дин әһелләре, РИИ, КИУ, БИА студентлары һәм магистрлары һ.б. катнашачак.

Конференция 15 сентябрьдә Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә: Казан шәһәре, Цветочная урамы, 24 йорт адресы буенча узачак. II Иманколый укулары иртәнге тугызда (09.00) башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана