Казанда «I'MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый

14 сентябрь 2021 ел 09:08
Казанда «I'MAN» ир-атлар проекты үзенең өченче сезонын башлый

Сафәр аеның 9 нчы көнендә (16 сентябрьдә), Казанда ир-атлар өчен «I'MAN» проектының яңа сезоны башлана. Өченче сезонның беренче очрашуы Казанның Галиев мәчетендә узачак. Күпсанлы сораулар буенча беренче дәресне Нәзарәтнең дәгъват мәсьәләләре бүлеге баш белгече, Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев “Мөэминнәрнең сыйфатлары” темасына багышлаячак. Алга таба очрашуда катнашучыларны иман, әдәп-әхлак, Исламда кардәшлек һ.б. мәсьәләләренә багышланган дәресләр көтә. Тулырак мәгълүматны Инстаграмда @muslimmol аккаунтыннан алырга мөмкин. 

Искәртеп үтик: Ел дәвамында «I'MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Очрашулар Казанның Галиев мәчетендә бара. Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәте турындагы белемнәрне арттыру, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләнәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана