Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТОның барлык нормаларын тапшырды

15 сентябрь 2021 ел 14:33
Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТОның барлык нормаларын тапшырды

Бүген, сафәр аеның 8нче көнендә (15нче сентябрьдә), Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. Республиканың төрле почмакларында яшәүче дин әһелләре Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионына җыелды. Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләренең ГТО нормаларын тапшыру тантанасына җыелганнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Чистай районы администрациясе башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безне Ислам дине көчле булырга этәрә. Мөхәммәд пәй­гамбәребез ﷺ: “Көчле мөселман зә­гыйфь мөсел­манга караганда Раббыбызга якынрак. Әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар”, - дигән. Без сүздә генә түгел, эштә дә үрнәк булырга тиеш», - диде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов үзенең сәламләү сүзендә: "Бу - искиткеч, матур вакыйга. Чөнки кешеләрнең күңеле һәм рухы белән эшләүчеләр үзләре дә бөтен яклап та матур булырга тиеш. Сез - әйдәп баручылар, мәхәллә кешеләре сездән үрнәк ала. Сез рухи азык таратасыз. Безнең Татарстан җирендә җәелә  барган, дини лидерлар  катнашкан шушы башлангыч искиткеч. Минемчә, хәзерге заманда рухи башлангыч һәр кеше, һәр шәхеснең үсешендә мөһим юнәлеш булып тора. Шуңа күрә мин бүген барыгызга да сәламәт рух һәм сәламәт тән, спорт белән бәйле башлангычларыгызда уңышлар телим", - дип билгеләп үтте. Журналистлар белән сөйләшкәндә Олег Морозов, имам-мөхтәсибләр, ГТО нормаларын тапшырып, Татарстанда гына түгел, бөтен илгә үрнәк күрсәтүләрен әйтте.

Үзләренең физик әзерлекләрен республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Татарстанның 48 шәһәре һәм районы мөхтәсибе, нәзарәт хезмәткәрләрен дә кертеп – барлыгы 70тән артык мөселман кардәшләребез тикшерде. Хөкемдарлар коллегиясен 10 судья тәшкил итте.

ГТО нормаларын тапшыру өчен Чистай шәһәрен имам-мөхтәсибләр юкка гына сайлап алмады: ул — Татарстанның географик үзәге, ягъни республиканың кендеге. Татарстанның бөтен районнарына күрсәтү өчен дә аның дини тарихы бик бай: биредә күренекле татар галимнәре Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави һәм Нәҗип Әмирханов тирән эз калдырган, тарихи «Камалия» мәдрәсәсе яшүсмерләр өчен уку һәм иҗат үзәге булып хезмәт итә. Чистай районы конфессиональ составы төрле булуы белән дә үзенчәлекле һәм ул дустанә мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора.

Дин әһелләре көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән тугыз сынау күнегүен тапшырды: алар үз көчләрен җиңел атлетикада, көч таләп итүче күнегүләрдә, йөзүдә, пневматик винтовкадан атуда, граната атуда, гимнастикада күрсәтте. Имамнарның 2018 елда ГТО нормаларын тапшырудан аермалы буларак, бу юлы барлык сынаулар (тестлар) да тапшырылды. ГТО нормаларын тапшыручыларның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм ул традицион рәвештә өч дәрәҗәдә билгеләнәчәк: алар алтын, көмеш, бронза билгеләре белән бүләкләнәчәк. 

Бу акция — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычларының берсе. Шундыйлардан тагын Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турнирын һәм ТР МДН кубогына көрәш һәм кул көрәше Республика ярышларын атап үтәргә мөмкин.

Дин әһелләренең физик әзерлекләрен тикшерү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән оештырылды.

Беренче тапкыр мөхтәсибләр ГТО нормаларын 2018 елда тапшырган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана