Чираттагы Пленум утырышында мөфти мөхтәсибәтләрне «1100-еллык режимына» күчәргә чакырды

16 сентябрь 2021 ел 13:25
Чираттагы Пленум утырышында мөфти мөхтәсибәтләрне «1100-еллык режимына» күчәргә чакырды

Бүген, сафәр аеның тугызынчы көнендә (16нчы сентябрьдә), Чистай районы мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы узды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов һ.б. катнашты.

Чара Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән аятьләрен укуы белән башланды. Пленум утырышының сәркатибе итеп бертавыштан мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды.

Пленумның җыелышына төп сәбәп булып 4 сорау торды: Нәзарәтнең Президиум, Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы составларын сайлау. Әлеге мәсьәләләр буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул шулай ук агымдагы елның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен һәм Россиядә халык санын алу кампаниясе якынлашып килүен искә алды. Хәзрәт милли-дини үзаңны үстерүдә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү эшендә мәчет-мәдрәсәләр алгы сафларда торуын искәртте. Моннан тыш, мөфти имам-мөхтәсибләргә һәм җитәкчеләргә киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы үткәрелү хакында әйтте һәм бөтен эшчәнлекне шушы зур датага багышлап, «1100-еллык» режимына күчәргә чакырды.  

Алга таба пленум әгъзалары тарафыннан Диния Нәзарәте Президиумның 11 әгъзасын, Казыйлар шурасын, Голәмәләр шурасының рәисен һәм әгъзаларын сайлау, Аксакаллар шурасының рәисен һәм әгъзаларын сайлау булып узды. Җыелыш тәмамлану белән үк яңа составтагы Президиумның тәүге утырышы узды: анда әлеге киңәшче органнарның сайланып куелган командалары расланды. 

Җыелыш ахырында дини эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә аеруча нәтиҗәлелек күрсәткән һәм юбилейлар уңаеннан имам-мөхтәсибләр бүләкләнде. Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния нәзарәтендәге уңышлы хезмәтләре өчен Диния нәзарәтенең III дәрәҗә «Мәрҗани» орденын Татарстанның баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медален Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов алдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана