Балтач мөхтәсибәтендә тарихи дата уңаеннан 1100 төп агач утыртылачак

16 сентябрь 2021 ел 16:09
Балтач мөхтәсибәтендә тарихи дата уңаеннан 1100 төп агач утыртылачак

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгын каршылап, Балтач мөхтәсибәтенең Бөрбаш авылы мәхәлләсе 1100 төп агач утыртачак. Әлеге тәҗрибә мөхтәсибәтнең башка мәчетләрендә дә таралачак. Бу хакта Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Диния Нәзарәтенең үткән Пленум утырышында имам-мөхтәсибләргә хәбәр итте һәм барлык районнарда эшләүче хәзрәтләрне дә шушы башлангычка кушылырга чакырды. Әлеге акция якынлашып килүче зур тарихи датаны мәңгеләштерүнең бер үрнәге булачак һәм республикада 1100-еллык исеме астында яңа парклар һәм аллеяларга нигез салу өчен мөмкинлек тудырачак. Җәлил хәзрәт әлеге изге эшне мәктәпләрне һәм укучыларны җәлеп итеп башкарырга киңәш итте.

Агач утырту һәм табигатьне яшелләндерү акциясе якын арада башланып, яз айларына кадәр дәвам итәчәк һәм 2020 елның маена кадәр Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы төп юбилей тантаналары башлануга тәмамланыр дип көтелә.

Пленум барышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имам-мөхтәсибләргә һәм җитәкчеләргә киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы үткәрелү уңаеннан бөтен эшчәнлекне шушы зур датага багышлап, «1100-еллык» режимына күчәргә кушкан иде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана