"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү турында сөйләштеләр

17 сентябрь 2021 ел 09:57
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү турында сөйләштеләр

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү турындагы нигезләмәне кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә РИИ һәм КИУ ректоры, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов, КИУның укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев катнашты. Видеоэлемтә буенча шулай ук Дагыстан ислам университеты ректоры Йосыф Абдулмөслимов һәм Россия ислам университеты (Уфа шәһәре) ректоры Артур Сөләйманов катнашты.

Чараның кереш өлешендә Рәфикъ Мөхәммәтшин Россиядә ислам мәгарифенең күпбаскычлы системасы төзелүен билгеләп үтте.

«Бүген теләгән һәр кеше, Россиядән читкә чыкмыйча, магистратура һәм докторантураны, югары сыйфатлы ислам белеме ала ала. Шуңа бәйле рәвештә, Ислам мәгарифе советы алдында Ислам белеменең барлык баскычларын стандартлаштыру мәсьәләсе торды. Алга таба Ислам мәгарифе советы кысаларында без фән докторларының сыйфатын һәм чыгарылышын контрольдә тотырга кирәк дигән фикергә килдек. Шуңа күрә без әлеге документны кабул иттек", - диде Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов шулай ук әлеге документның Россиядә ислам мәгарифе өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

"Бу – галимнәр һәм дин әһелләрен әзерләүгә һәм Россия Федерациясендә ислам мәгарифен үстерүгә системалы якын килүдә мөһим этап. Бүген ислам югары уку йортлары, 90 нчы еллардагы аякка басу этабын үтеп, фәнни-мәгариф киңлекләренә активрак керә бара", - диде БИА ректоры.

КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, үз чиратында, документларны эшләгәндә танылган Россия һәм чит ил югары уку йортлары тәҗрибәсе исәпкә алынуын әйтте.

«Без Әл-Әзһәр (Мисыр), Әл-Карауин (Марокко), Сирия университеты кебек зур мөселман югары уку йортлары тәҗрибәсен өйрәндек. Моннан тыш, без Россиянең зур югары уку йортларының эш тәҗрибәсен өйрәндек, алар арасында Казан федераль университеты да бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт.

Матбугат конференциясенә нәтиҗә ясап, Рафыйк Мөхәммәтшин әлеге документның Ислам мәгарифе Советына докторлык диссертацияләрен яклауны регламентларга һәм ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирергә мөмкинлек бирәчәк дип билгеләп үтте.

Югары мөселман мәгарифенең фәнни-белем бирү эшчәнлеген унификацияләүнең мондый процессы Россиядә беренче тапкыр бара, бу безнең илдә ислам динен торгызу һәм үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача һәм киләчәктә ислам дөньясының алдынгы мәгариф үзәкләре белән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге нигезләмә диссертацияләр яклауның түбәндәге аспектларын регламентлый:

1. Ислам фәннәре докторының гыйльми дәрәҗәсен бирү тәртибе;

2. ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләр бирергә тиеш булган критерийлар;

3. фәнни белгечлекләр исемлеге билгеләнде;

4. докторлык диссертацияләрен тәкъдим итү һәм яклау тәртибе;

5. ислам белеме буенча Советның аттестация комиссиясен һәм гыйльми дәрәҗәләргә диссертацияләрне карау тәртибе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана