Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә Кыргызстан Республикасының рәсми делегациясен кабул итте

17 сентябрь 2021 ел 16:17
Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә Кыргызстан Республикасының рәсми делегациясен кабул итте

Бүген, Сәфәр аеның 10 нчы көнендә (17 нче сентябрь), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Кыргызстан Республикасы Президенты администрациясенең гражданлык җәмгыяте, диннәр эшләре һәм милләткара мөнәсәбәтләр институтлары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Кодайбиргән Базарбаев җитәкчелегендәге Кыргызстан Республикасы рәсми делегациясен кабул итте. Делегация составында Кыргызстан мөселманнары мөфтие Замир Рәкиев, Кыргызстан Республикасының Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе директоры Тойгонбай Абдыкаров һ. б. бар иде. Тарихи комплекста кунакларны Татарстан мөфтие белән бергә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан мөфтие урынбасары, нәзарәтнең «Хузур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һ.б. каршы алды.
Очрашу вакытында Камил хәзрәт кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барыла торган хезмәтнең өстенлекле юнәлешләре —  Коръәнне өйрәнү, яшьләр сәясәте, хәйриячелек, «Хозур» нәшрият йорты һәм «Хозур ТВ» телеканалы эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашуда шулай ук дәүләт һәм дини оешмалар арасындагы багланышлар турында да сүз барды. Җитәкчеләр бу элемтәләрне Татарстанда һәм Кыргызстанда гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Кыргызстан делегациясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпкырлы проектларына үзенең кызыксынуын белдерде. Аеруча алар мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә сөйләү гадәтенә һәм Нәзарәтнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау механизмы булып торучы фундаменталь документка —  «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылу һәм дини йолаларны үткәрү турында Нигезләмәгә» һәм Диния нәзарәтенең иң популяр медиапроектларына — мобиль кушымталар һәм онлайн-мәдрәсәгә зур бәя бирделәр. Бүгенге очрашу истәлеге итеп мөфти кунакларга "Хозур" нәшриятында бастырылган дини әдәбият бүләк итте.

Нәзарәттән соң делегация «Хозур» нәшрият йортына юл тотты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм башка объектларда булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана