«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларын "Один на миллион" фильмына чакырдылар

20 сентябрь 2021 ел 09:24
«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларын "Один на миллион" фильмына чакырдылар

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды карамагандагы 15 мохтаҗны режиссер Мөхиддин Мозаффарның "Один на миллион" фильмын бушлай карарга чакырды. Билетларның бәясе – 450 сумнан алып 5700 сумга кадәр. Шулай итеп, 2021 елның 2, 3, 4 октябрендә күпбалалы, мохтаҗ, аз керемле казанлылар, КАРО кинотеатрына (“Кольцо” сәүдә үзәге) барып, күңелле ял итеп кайта алачак.

«Один на миллион» кинокартинасы тамашачыларны Россия һәм БДБ илләренең танылган мөселман җәмәгать эшлеклесе, миллиардер, бестселлер китаплар авторы Сәидамород Давлатовның гаҗәеп тормыш тарихы белән таныштыра. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм гади таҗик иммигрантының илһам һәм үҗәтлек тарихын ача. Кинолента кеше беркайчан да Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә өметен югалтмаска, нык хезмәт һәм намус белән тормышта гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саный. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Россия һәм БДБ илләренең әйдәп баручы кинотеатрларында киң прокатка чыккан мөселманнар турында азсанлы фильмнарның берсе.

Билетларны сатып алырга яки фильм турында тулырак мәгълүматны https://odinnamillion.com/ сайтында белергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана