"MuslimQuiz": Нәзарәт мөселман яшьләрен акыл көрәшенә чакыра

20 сентябрь 2021 ел 11:38
"MuslimQuiz": Нәзарәт мөселман яшьләрен акыл көрәшенә чакыра

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте мөселман яшьләре өчен яңа проект эшләтеп җибәрә: "MuslimQuiz" – командалы акыл ярышы. Акыл һөҗүме ысулы белән 6 кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзлиячәк. Беренче уен "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында "Тату яшик!" исеме астында үтәчәк.  Очрашу милләтара теләктәшлек һәм төрле дин вәкилләре арасында татулык темасын ачачак.

Тәүге акыл көрәше Нәзарәтнең актлар залында 23 сентябрьдә сәг 18.30-да узачак. Уенда катнашу өчен 60 кеше теркәлде, алар 6 кешелек 10 командага бүленде. Уенчыларны теркәү дәвам итә. Катнашу бушлай. Барлыгы ел ахырына кадәр төрле темалар буенча 4 очрашу үткәреләчәк. 

Уенда катнашу өчен 22 сентябрьга кадәр шушы сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.gle/ddDEXHVNjwZDG7QK8.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана