РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казанның алтынчы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачты

21 сентябрь 2021 ел 12:20
РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казанның алтынчы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачты

Бүген, сафәр аеның 14 нче көнендә (21 сентябрьдә), “Тандем” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы булды. Бу Татарстан башкаласы сәүдә үзәкләре мәйданчыкларында ачылган 6 нчы гыйбадәт бүлмәсе. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Порт», «Караван» сәүдә үзәкләрендә эшләп килә. Хәзер аларга «Тандем»дагы бүлмә дә кушылды.

«Тандем»дагы намаз бүлмәсен ачуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев, Ассоциациянең башкарма директоры, намаз бүлмәләре ачу өчен җаваплы Раил Валкаев һәм башкалар катнашты. Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгендә, тамак ялгап алу урыннарыннан ерак түгел, 3 нче катта кояшлы якта урнашкан һәм җилләтү системасы белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук хатын-кызларга намаз уку өчен шартлар тудырылган.

Казанның сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең хәйрия фонды көче белән оештырыла. Фонд бу бурычны башыннан алып ахырына кадәр үз өстенә ала: мәйданчыкларның җитәкчеләре белән сөйләшүләрдән башлап җәлеп ителгән акчалар хисабына бинаны төзекләндереп чыкканчыга кадәр җаваплылык тоеп эшли. Билгеле булганча, бу инициативаны узган елның ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплады, берничә оешмага, шул исәптән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә дә йөкләмә бирелде. Бүген бу хакта үзенең чыгышында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов та искә төшереп узды. Ул башкаланың чираттагы сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылу дин тотучылар өчен өстәмә уңайлыклар тудырыр дигән өмет белдерде. Хәзер алар, мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, намазны көндәлек мәшәкатьләр арасында, сәүдә үзәгенә әйберләр сатып алырга яки кино карар өчен килгәч укый алачаклар. Моннан тыш, Айдар Равил улы бүгенге көндә Казанда тагын 3 сәүдә үзәгендә намаз уку өчен бүлмәләр ачарга кирәк булачагын әйтте. Алар ярты ел эчендә мөселманнар өчен үз ишекләрен ачар дип көтелә. 

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенә башкарылган эш өчен рәхмәт әйтте һәм сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләренең ачылуның «Халәл Life Style» концепциясе үсешенә этәргеч бирүен ассызыклады.

Аннан эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул сәүдә үзәге җитәкчелегенә гыйбадәт бүлмәсен оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм моның уңай нәтиҗәсе эшмәкәрләр өчен дә, әлеге сәүдә үзәкләренә килүчеләр өчен дә булачагын әйтте.

Сәламләү сүзләреннән соң кунаклар, намаз уку бүлмәсенә җыелып, җәмәгать намазын кылды. Намаз укыганнан соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин Исламда гаделлек, кеше хакына кермәү турында вәгазь укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана