Алабуга мөселманнары Танай урманында табигый шартларда йөгерү буенча ярышларда катнашты

22 сентябрь 2021 ел 10:13
Алабуга мөселманнары Танай урманында табигый шартларда йөгерү буенча ярышларда катнашты

19 сентябрьдә Алабугада трейл ярышлары оештырылды. Дүрт чакрымга сузылган йөгерештә 20 кеше катнашты. Ярышлар Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында үткәрелде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ярышлар сәламәтлекне ныгыту, спортны үстерү һәм популярлаштыру, мөселманнар арасында кардәшлек җепләрен ныгыту һәм ялларны файдалы үткәрү максатыннан үткәрелде. Бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты.

Беренчелекне Яр Чаллы егете Айнур Гәрәев яулады. Ул 4 километр дистанцияне 17 минут 04 секундта узды. Һәр катнашучыга футболка һәм сертификат тапшырылды, ә җиңүчеләргә спорт костюмы бүләк ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана