Мөслимдә "1100-еллык" хөрмәтенә агачлар утыртылды

23 сентябрь 2021 ел 11:30
Мөслимдә "1100-еллык" хөрмәтенә агачлар утыртылды

Мөслим мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы хөрмәтенә агачлар утыртуны оештырды. Нәтиҗәдә, мөселманнар тырышлыгы белән барлыгы 282 төп агач утыртылды. 

Районның Шуганка авылы җирлегедә - 152 төп маньчежур чикләвеге, 15 төп пирамидаль тупыл утыртылды. Баланлы авылы җирлегендә - 30 төп, Тойгелдедә – 50 төп, Хәләф чишмәсе тирәсендә -15 төп, Тугаш, Югары Табын, Краснояр авылларында 20 төп маньчежур чикләвеге агачлары утыртылды. Киләчәктә акция дәвам иттереләчәк һәм бу агачлар файда китереп, җәрия сәдакасы булып торыр, дип белдерде оештыручылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана