Татарстан мөфтие Иваново өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин белән очрашты

23 сентябрь 2021 ел 17:15
Татарстан мөфтие Иваново өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин белән очрашты

Бүген, Сафәр аеның 16 нчы көнендә (23 сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин белән очрашты. Фәрит хәзрәт Казанга “Милләт Җыены”нда катнашу өчен килде. Бер уңайдан ул Татарстан Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән Килешү кысаларындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге хакында фикер алышу өчен мөфтияткә килде.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт кунакны Татарстандагы дини вәзгыять, динара мөнәсәбәтләр, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары белән таныштырды. Фәрит Ляпин, үз чиратында, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте алып барган эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. 
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана