РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин исеменә дәвалану өчен акча тапшырды. Акча җыю дәвам итә

24 сентябрь 2021 ел 14:27
РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин исеменә дәвалану өчен акча тапшырды. Акча җыю дәвам итә

Бүген, сәфәр аеның 17 көнендә (24 сентябрьдә), Диния Нәзарәте һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фондларының директорлары эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда мөселман эшмәкәрләренең фонд җитәкчесе Рөстәм Вәлиев танылган мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин исеменә дәвалану курсын узу өчен акча тапшырды. Бизнесменнар исеменнән ул «Зәкят» фонды генераль директоры булат Мәрдановка 250 мең сум күләмендә акча бирде һәм Айрат Дамир улына Аллаһының шифасын теләде. Нәтиҗәдә, ике мөселман хәйрия фондының уртак тырышлыгы белән кирәкле сумманың яртысы җыелды. Җитәкчеләр акча җыюны дәвам иттерергә сөйләште.

Моннан тыш, нәзарәт тарафыннан республикада игълан ителгән гошер сәдакасын җыю кампаниясе кысаларында Рөстәм Салават улы «Зәкят» фонды мохтаҗларына гошер итеп 35 кг күләмендә бал китерде. Булат Рәиф улы РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фондына ихлас рәхмәтен җиткерде һәм барлык иганәләрне адреслы рәвештә тапшырылачагына ышандырды. 

Диния Нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан иттеләр.  

Айрат Дамир улы - ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. 1961 елның 30 апрелендә Баулыда туган. Самбо һәм дзюдо буенча "Ак барс" һәм "Тасма" спорт мәктәпләрендә тренер булып эшли. СССРның җыелма командасын "ихтыярый уеннарга" (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булып эшләгән (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, ОАЭ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Ел саен уздырылучы джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына бөтенроссия ярышларын оештыручы. 

Күп хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Дамир улы Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – 4нче дәрәҗәдәге яман шеш (рак простаты 4 степени). Аңа ярдәм итү йөзеннән, мөселман хәйрия фондлары акча җыюны игълан итте, чөнки Бакудагы махсус онкология клиникасында (Центр ядерной медицины) авыруны җиңеп чыгу өмете бар. Биредә Айрат Дамировичка 3 дәвалану курсын узарга кирәк булачак. Һәрберсе – 600 000 сум. Шул рәвешле, тулы дәвалану курсларын үтәр өчен аңа 1 800 000 сум акча таләп ителә. Айрат Дамир улы, актив тормыш рәвешен алып барса да, 2 нче төркем инвалид булып тора һәм клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзе капларлык хәлдә түгел. 

Айрат Кәлимуллинга ярдәм итүнең берничә ысулы бар.

РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең инстаграмдагы, телеграмдагы һәм What's app тагы контактлары: 

Телеграм канал 

▫️WhatsApp

▫️Инстаграм
 

Фото - "Бизнес Онлайн"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана