«Ярдәм» фонды комплексында «Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте системасында имамнарның эшчәнлеге» семинары башланды

27 сентябрь 2021 ел 15:45
«Ярдәм» фонды комплексында «Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте системасында имамнарның эшчәнлеге»  семинары башланды

Бүген, Сафәр аеның 20 нче көнендә (27 сентябрь) «Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте системасында имамнарның эшчәнлеге» дигән өч көнлек семинар башланды. КФУның «Ислам һәм Ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган семинар җинаять җаваплылыгына тартылган дин тотучылар белән эшләүнең психологик, теологик һәм башка мәсьәләләрен үз эченә ала.

Семинар Татарстан Республикасы буенча төзәтү учреждениеләрендә дини хезмәт башкаручы дин әһелләре өчен оештырылды. Имамнар республиканың колонияләр урнашкан шәһәр һәм районнарыннан: Менделеевск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Казан шәһәрләреннән килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, иректән мәхрүм ителгәннәр белән оештырылган рухи  эшчәнлек «Ярдәм» фондының бер юнәлеше булып тора. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды җитәкчеләре — Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзалары булып тора.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Ярдәм" фонды тарафыннан алып барыла торган эш – бик әһәмиятле. Хәзерге вакытта иректән мәхрүм ителгән, җәзага тартылучыларның иреккә нинди кешеләр, нинди уйлар һәм ниятләр белән   чыгуы имамнарның тырышлыгына, хөкем ителгәннәр белән эшләүдә ихласлыгына бәйле.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана