Дөнья чемпионына дәвалану өчен кирәк акчаның яртысыннан артыгы җыелды. Акча җыю дәвам итә

28 сентябрь 2021 ел 11:23
Дөнья чемпионына дәвалану өчен кирәк акчаның яртысыннан артыгы җыелды. Акча җыю дәвам итә

Диния Нәзарәте һәм РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фондлары тырышлыгы белән танылган мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллинга дәвалану курсын узу өчен кирәк булган акчаның яртысыннан артыгы җыелды. Битараф булмаган дин кардәшләр ярдәмендә 1 000 000 сумнан артык акча җәлеп ителде. Айрат Дамир улына ярдәм итү өчен, акча җыю дәвам итә.

Айрат Дамир улы - ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. 1961 елның 30 апрелендә Баулыда туган. Самбо һәм дзюдо буенча "Ак барс" һәм "Тасма" спорт мәктәпләрендә тренер булып эшли. СССРның җыелма командасын "ихтыярый уеннарга" (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булып эшләгән (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, ОАЭ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Ел саен уздырылучы джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына бөтенроссия ярышларын оештыручы. 

Олы хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Дамир улы Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – 4 нче дәрәҗәдәге яман шеш (рак простаты 4 степени). Аңа ярдәм итү йөзеннән, мөселман хәйрия фондлары акча җыюны игълан итте, чөнки Бакудагы махсус онкология клиникасында (Центр ядерной медицины) авыруны җиңеп чыгу өмете бар. Биредә Айрат Дамировичка 3 дәвалану курсын узарга кирәк булачак. Һәрберсе – 600 000 сум. Шул рәвешле, тулы дәвалану курсларын үтәр өчен аңа 1 800 000 сум акча таләп ителә. Айрат Дамир улы, актив тормыш рәвешен алып барса да, 2 нче төркем инвалид булып тора һәм клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзе капларлык хәлдә түгел. 

Айрат Кәлимуллинга ярдәм итүнең берничә ысулы бар.

В БФ «Закят» ДУМ РТ: 

1)  Карта СБ 5469 6200 2159 7883 (Динар Дамирович З.)

2) В терминалах Сбербанка: 1. В платежах — кнопка «Другие категории» 2. Кнопка «БФ Закят» — нижняя 3. Графа — ФИО и сумма 4. Назначение: Айрату

3) На расчетный счет по реквизитам фонда:

Полное наименование организации: Благотворительный Фонд «Закят»;

Генеральный директор: Марданов Булат Раифович;

ИНН: 1655068682

КПП: 165501001

ОГРН: 1091600003153

Расчетный счет: 40703810400020000071

Банк: ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК: 049205805

Корр. счет: 30101810000000000805

Юридический адрес: 420111, Татарстан Респ, Казань г, Лобачевского ул, д. 6

Фактический адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, д. 89

Телефон: (84-32) 25-33-22

С пометкой «Айрату»

В БФ АПМ РФ — с пометкой "для Айрата Дамировича" : 

карта Сбербанка 4274320033211270

Карта Тинькофф 5536 9140 2315 1289

По номеру телефона +7 986 902 06 06 Рустам Салаватович В.

РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең инстаграмдагы, телеграмдагы һәм What's app тагы контактлары: 

Телеграм канал 

▫️WhatsApp

▫️Инстаграм

Фото - "Бизнес Онлайн"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана