«Хозур» нәшрият йорты – Мәскәү китап ярминкәсендә: башкала мөселманнары нинди китаплар укырга тели?

28 сентябрь 2021 ел 18:03
 «Хозур» нәшрият йорты – Мәскәү китап ярминкәсендә: башкала мөселманнары нинди китаплар укырга тели?

Россия башкаласында 34 нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе тәмамланды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 50дән артык китап тәкъдим итте, өч көндә 300 дән артык дини әдәбият сатылды. Бу хакта “Ислам-today” мәгълүмати-аналитик федераль порталы хәбәр итә. 

Нәшрият бүлеге баш мөхәррире Ленар Хамматов сүзләренчә, ислам динен яңа гына өйрәнә башлаучы мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәимгуллинның татар һәм рус телләрендәге “Ислам – 75 дәрестә” китапларын, шулай ук “Миңа Ислам турында сөйлә”, «Рухуль-Байан. Рассказы и назидания», «Благонравная жена», «Восточно-мусульманская логика», “Намаз уку тәртибе” кебек басмаларны яратып алган. Мөселманнар шулай ук «Весы справедливости для различения истины и лжи», «Девяносто девять вопросов о Рае», «Семьдесят пять вопросов об Аде» кебек китапларга игътибар иткән. Моннан тыш, мәдрәсә тәмамлаучылар  «Нур аль-идах ва наджат аль-арвах», «Акыда (Исламское вероучение)», «История Ислама», «Исламские течения и группы» басмаларын сатып алган. Мөселман әдәбияты белән башка дин вәкилләре дә кызыксынган. Алар бу китапларны сатып алу теләген Ислам турында объектив мәгълүматны дөрес һәм тикшерелгән чыганаклардан алу теләге белән аңлаткан.

Ярминкәгә килүчеләр «Хозур» нәшрият йорты хезмәткәрләренә китаплар гына түгел, киңәш сорап та мөрәҗәгать иткән: Сораулар төрлесеннән булган – кемнедер ислам кабул итү шартлары кызыксындырса, Коръән белән тәфсирнең аермасы турында сорашкан.  Беркемне дә җавапсыз калдырмаска тырышканнар.

Эльнара Миргаязова, Islam-today.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана