Казанда мөселман һәм православие яшьләренең иптәшләрчә уены узды

29 сентябрь 2021 ел 10:13
Казанда мөселман һәм православие яшьләренең иптәшләрчә уены узды

Казанда мөселман һәм православие яшьләренең иптәшләрчә уены узды. Татарстанда игълан ителгән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында мөселман һәм православие яшьләре составындагы катнаш командалар арасында иптәшләрчә матчлар уздыру күптән килгән күркәм гадәт булып тора. Бу юлы очрашу «Татарстан яшьләренең дини күрәлмаучанлык һәм экстремизмга каршы бердәмлеге» шигаре астында Казан православ рухи семинариясенең спорт залында узды.

Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырды. Матч сүздә түгел, ә чынбарлыкта уртак йортыбызда – Татарстанда ике диннең яшь вәкилләренең чын берләшү һәм дуслык символы булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана