Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы намаз вакытларын билгеләү буенча Халыкара конгресста катнашты

29 сентябрь 2021 ел 12:43
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы намаз вакытларын билгеләү буенча Халыкара конгресста катнашты

26-27 сентябрьдә Истанбулда намаз вакытларын билгеләү буенча Халыкара конгресс узды. Әлеге чараны Төркиянең дин эшләре идарәсе, Төркия Республикасының дин эшләре буенча Югары советы, фәтвалар һәм тикшеренүләр буенча Ауропа советы оештырды. Конгресс эшендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев та катнашты. Спикер буларак Рөстәм хәзрәт Татарстан һәм Россия Федерациясе территориясендә намаз вакытларын билгеләүнең методикасы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде һәм нәзарәтнең Россия өчен уникаль булган төньяк киңлекләрдә намаз мәсьәләләрен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Намаз вакытларын билгеләү буенча халыкара конгресс Җир шарының төрле киңлекләрендә яшәүче мөселманнарны бердәм календарь белән тәэмин итү максатыннан уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана