Казанның "Гаилә" мәчете янәдән "Әбием догалары" флеш-мобын оештыру хәбәр итә. Әлеге чара, гадәттәгечә, 1 октябрь – Өлкәннәр көненә багышлана. 1 октябрьдән алып 31 октябрьгә кадәр әбиләрегезнең, бабаларыгызның, әтиләрегезнең, әниләрегезнең, өлкән туганнарыгызның, Коръән сүрәләре укуларын, дога кылуларын видеога төшереп, аларны #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән тамгалап, Instagram социаль челтәрендә үзегезнең аккаунтыгызга урнаштырыгыз. Әгәр дә якын кешеләрегез бу дөньяда инде юк, әмма аудио-, видеоязмалары сакланып калган икән, аерым искәртеп куярга онытмагыз, алар өчен дога кылырбыз дип хәбәр итә оештыручылар.
Казанның "Гаилә" мәчете янәдән "Әбием догалары" флеш-мобын оештыра
30 сентябрь 2021 ел 10:25
![Казанның "Гаилә" мәчете янәдән "Әбием догалары" флеш-мобын оештыра](/netcat_files/398/569/677036c4_4ca4_49b3_a1e2_e6e8e0ed535f_obr_2.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/_DSC3142.jpg)
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре дипломнар алды
03 июнь 2024 ел 11:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы