Мөфти Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы җитәкчелеге белән очрашу үткәрде

30 сентябрь 2021 ел 14:37
Мөфти Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы җитәкчелеге белән очрашу үткәрде

Бүген, сафәр аеның 23нче көнендә (30нчы сентябрьдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров белән очрашты. Әлеге кунаклар Казанга «Россия – ИХО» I Халыкара яшьләр лагере ачылышында катнашу һәм “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы. Яшьләр башкаласы” конкурсына кандидат булган Казан шәһәрен карау, биредә иҗтимагый, дини, яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән очрашу өчен килгәннәр.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы җитәкчеләре Татарстан мөселманннары Диния нәзарәте эшчәнлегенә һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәтнең хезмәтләренә зур кызыксыну белдереп килүләре хакында җиткерделәр. Очрашу барышында сүз Нәзарәтнең яшьләр сәясәте, спорт, социаль юнәлешләре, волонтерлык хәрәкәте, нәшрият эшчәнлеге хакында барды. Кунаклар бик теләп, Россиядәге иң яшь мөфтиләрнең берсе буларак Камил хәзрәттән Коръән ятлау, кыйраәтләрне өйрәнү, Изге Китапны бастыру тәҗрибәсе белән бүлешүен сорадылар. Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнүдәге казанышларын дәвам итеп, Камил хәзрәт Казанда басылган борынгы Коръән басмасын күрсәтте һәм Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Коръәннең яңа "Казан басмасын" әзерләү хакында сөйләде. Кунаклар мөфти авызыннан Darul-kutub.com электрон китапханәсе, Коръән уку кыйраәтләрен өйрәнү, медиапроектлар хакында танышты. 

Алга таба әңгәмә татарларда ислам тарихы, “Хозур ТВ” телеканалы, аның аудиториясе һәм географиясе, басылып чыккан китаплар хакында барды, шулай ук Камил хәзрәт ел саен Шәһре Болгарда зурлап Мәүлид ән-Нәби кичәсен уздыру хакында сөйләде. Очрашуда мөселман яшьләрен физик культура һәм спорт рухында тәрбияләү, аларны төрле начар гадәтләрдән һәм күренешләрдән саклау буенча эшчәнлек алып бару юллары хакында фикер алышу белән дәвам итте. Мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры үткәрелүен билгеләп узды, үзенең спорт өлкәсендәге шәхси казанышлары белән таныштырды.

Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт кунакларга нәзарәтнең Коръән басмасын һәм гарәп телендә басылып чыккан магистрлык диссертациясен тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана