Буа мөхтәсибәте өлкәннәрне хөрмәтләде

01 октябрь 2021 ел 10:41
Буа мөхтәсибәте өлкәннәрне хөрмәтләде

Кичә, сафәр аеның 23нче көнендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте районның өлкән яшьтәге актив хатын-кызларын хөрмәтләп, корбан ашы оештырды. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә үтте. Күп еллар дәвамында мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив катнашып, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә зур өлеш керткән апаларны Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Үзенең чыгышында имам-мөхтәсиб ихласлы булу, карт кешеләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын искәртте. Кичәне Буа районы мөслимәләре җитәкчесе Гөлирә ханым Шәйдуллина алып барды, ул үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Өлкәннәрне хөрмәтләү чарасында барлыгы утыздан артык хатын-кыз катнашты, алар Буа шәһәреннән генә түгел, Татар Буасы, Чәчкап, Наратбаш, Бикмураз авылларыннан килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана