Казанда мөслимәләр өчен чираттагы “Затлы мәҗлес” үтте

01 октябрь 2021 ел 10:46
Казанда мөслимәләр өчен чираттагы “Затлы мәҗлес” үтте

Кичә, 30нчы сентябрьдә, ахшам намазыннан соң, Сафәр аеның 24нче көнен каршылап, Казан мөслимәләре быелгы сезонның чираттагы “Затлы мәҗлесе”нә җыелды. Кичәне Татарстан мөфтияте оештырды. Очрашу темасы итеп “Зикер – Аллаһка юл” темасы сайланды. Туташлар һәм ханымнар алдында кунак буларак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Ландыш остаз Ибраһимова чыгыш ясады.

Ул үзенең кызыклы һәм мавыктыргыч чыгышы белән мөслимәләрне ихлас әңгәмәләргә алып керә алды. Ихлас аралашу барышында Ландыш остаз билгеләп үткәнчә, әлеге чарада катнашу үзе үк гыйбадәт, зикер булып тора. Очрашу кунагы катнашучыларга зикернең, ягъни Аллаһны искә алуның, ике дөнья өчен дә файдасын һәм әһәмиятен аңлатып үтте. Зикер, намаз уку кебек үк, гыйбадәт төренә керә. Зикерне телдән һәм күңелдән әйтергә, үзеңнең гамәлләрең белән башкарырга мөмкин. Коръән уку шулай ук зикер булып санала. Аллаһны искә алу иң җиңел гыйбадәт һәм аның савабы бик зур. Галимнәр Аллаһны искә алуның 80 фазыйләтен санап чыгарган. “Аллаһы Тәгалә Үзен искә алучыларны истә тотачак. Аны искә алучыларга ярдәм булачак”, – дип билгеләп үтте остаз. Ландыш остаз ассызыклаганча, мөселман кешесенең барлык эш-гамәлләре арасында өстенлекне зикер тәшкил итәргә һәм ул йөрәктән чыгарга тиеш: “Әгәр калеб уянса, без дә уяначакбыз. Безнең белән нәкъ менә йөрәк идарә итә. Һәм без аны кайгыртырга тиешбез”, – диде остаз. Ул барлык сүзләрен Коръән аятьләре һәм сөекле Пәйгамбәребез ﷺ тормышыннан мисаллар белән дәлилләде. Ул шулай ук Аллаһны искә алу вакыты, тәртибе, һәм шартлары турында сөйләде.

Кызлар үз чиратында шәхси тормышларында зикернең көче хакындагы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм Аллаһны искә алу өчен вак ташлардан тәсбих җыйдылар.

“Затлы мәҗлес” проектының төп максаты – бергә җыелып дин турында ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барудан гыйбарәт. “Яшь килен” проектыннан аермалы буларак, очрашуларда Исламның матурлыгы, хатын-кызның нәфислеге һәм күңел дөньясы, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, хатын-кызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең ﷺ, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләренә багышланган темаларга сөйләшүләр алып барыла. Ел ахырына кадәр барлыгы 7 очрашу көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук кичә “I’MAN” проекты кысаларында ир-атлар өчен Казанның Галиев мәчетендә дә оештырылды. Егетләр белән очрашуда кунак буларак когнитив-тотыш тератиясе белгече Ренат Миргалимов катнашты. Очрашуда катнашучылар ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, әхлак кагыйдәләре һәм кызлар белән танышу хакында фикер алышты. Ренат Миргалимов бу мәсьәләдә курку, фобия, тынычсызлык һәм алар белән көрәшү хакында сөйләде. Яшьләр психологка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана