Татарстанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе "Авылларга ярдәм" хәйрия проектын гамәлгә ашыра

04 октябрь 2021 ел 10:24
Татарстанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе "Авылларга ярдәм" хәйрия проектын гамәлгә ашыра

Татарстанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе "Авылларга ярдәм" хәйрия проектын гамәлгә ашыра. Акция кысаларында атна саен республиканың төрле районнарында авылда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын таратуны оештыра. Әйтик, узган атнада РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче 40 кешегә азык-төлек җыелмалары таратты.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Авылларга ярдәм” проекты 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен акча җыюда катнаша, ә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, азык-төлек сатып алып, гаиләләргә тарата. 2021 елда азык-төлек җыелмалары белән Татарстандагы 50 авылның 1200 дән артык кеше тәэмин ителгән. Аз керемлеләрне – ярдәмгә мохтаҗларны ачыклауда авыл имамнары булыша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана