Рабигыль әүвәл ае башлану уңаеннан Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате

07 октябрь 2021 ел 09:42
Рабигыль әүвәл ае башлану уңаеннан Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләрем!

Сезне Рабигыль әүвәл ае һәм якынлашып килүче Мәүлид Ән-Нәби көне белән ихластан тәбрик итәм!

Татар халкында Аллаһының сөекле илчесе, Аның лаеклысы, кешеләрнең башлыгы, барлык пәйгамбәрләрнең имамы, Кыямәт көненә кадәр җибәрелгән соңгы рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Мәүлиден үткәрү – иң күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Бүген дә әби-бабаларыбызның шушы күркәм гадәтен дәвам иттерү татар өммәтендә кешелек тарихындагы иң өстен һәм камил, иң мактаулы һәм мәрхәмәтле, иң гыйлемле шәхес булган Мөхәммәдкә ﷺ ярату хисен арттыра, иманнарны ныгыта, күңелләрне пакьлый, динебезнең матур кыйммәтләрен тарата, милләтебезне үзенең рухи асылына кайтара.

Шатлыклы Мәүлид көннәрендә Аллаһы Тәгаләгә, Рәсүлен ﷺ җибәргәне өчен, рәхмәтләребез, хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз кабул булсын! Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребезгә ﷺ ихлас йөрәк түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде. Раббыбыз милләтебезгә Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп әйләсен! Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана