Туган Батыр Президентның Мәдәни инициативалар фонды грантын "отты". Проект буенча чираттагы утырыш үтте

07 октябрь 2021 ел 14:52
Туган Батыр Президентның Мәдәни инициативалар фонды грантын "отты". Проект буенча чираттагы утырыш үтте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 1нче көнендә (7нче октябрьдә), Казанда татар батыры образы – "Туган Батыр" проекты буенча чираттагы киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, ТР грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов катнашты. Очрашу җитәкчеләрнең үзара татар батыры образын булдыру һәм популярлаштыру буенча уртак хезмәттәшлек алып бару турындагы килешү кысаларында узды. 

Радик Абдрахманов билгеләп узганча, “Туган Батыр риваятьләре” басмасы өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын отуы хакында җиткерде. Проектның миссиясе: татар батыры образын торгызу, гаилә кыйммәтләрен һәм татар гаиләсенең традицияләрен ныгыту, гаилә башлыгы, әти, ул образын популярлаштыру, ә бу исә үз чиратында милли үзаңны гына түгел, күпмилләтле илебезнең мәдәниятен ныгытуга да ярдәм итәчәк.

“Туган Батыр риваятьләре” дип исемләнгән басма 2 форматта: иллюстрацияләр белән татар, рус, инглиз телләрендә китап рәвешендә һәм аудиоформатта чыгару ниятләнә.

Бүгенге очрашуда катнашучыларга Радик Абдрахманов әлеге проект буенча эш дәвам итүен һәм бренд-бук эшләнәчәген хәбәр итте һәм Туган Батыр логотипы буенча фикер алышырга чакырды. Логотип нигезенә Батыр, Лачын һәм Ат кертелгән. Фикер алышуда логотипка кертелгән персонажларның Туган Батыр белән бәйләнеше аңлатып үтелде һәм аны камилләштерү буенча фикерләр яңгырады. 

Киләсе утырышны язучылар, рәссамнар, иллюстраторлар, әдәби тәнкыйтьчеләр катнашында үткәрү ниятләнә һәм әлеге этап өчен техник бирем төзеләчәк. Катнашучылар риваятьләр текстын әзерләү эшенә яшь белгечләрне җәлеп итү, махсус конкурс игълан итү буенча фикерләрен җиткерде. 

“Туган Батыр риваятьләре” басмасы җәмгыятьтә гасырлар буенча татар халкында һәм гомумроссия җәмгыятендә формалашкан әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга һәм аларны үсеп килүче буында тәрбияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана