Мөфти Рафаил Дәүлиевның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклаша

07 октябрь 2021 ел 17:57
Мөфти Рафаил Дәүлиевның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Дәүлиев Рафаил Гани улының вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:

"Бүген безнең арадан дин кардәшебез, ихлас мөселман фикердәшебез - Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Дәүлиев Рафаил Гани улы ахирәткә күчте. Татарстан мөфтияте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән аларга сабырлык һәм көчле иман бирүен, ә Рафаил Гани улына Үзенең рәхмәтен бирүен, аның гөнаһларын гафу кылып, урынын Җәннәт түрләрендә насыйп итүен сорыйм. Раббыбыз Рафаил Гани улының барлык игелекле эшләрен кабул кылса иде, чөнки Татарстандагы барлык төзәтү учреждениеларында мәчетләр һәм намаз уку бүлмәләре аның тырышлыгы белән ачылган иде".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана