Expo Dubai күргәзмәсендә «Россиянең хәләл стандарты буенча сертификацияләүче оешмаларын Фарсы култыгы илләрендә аккредитацияләү» сессиясе узды

08 октябрь 2021 ел 14:20
Expo Dubai күргәзмәсендә «Россиянең хәләл стандарты буенча сертификацияләүче оешмаларын Фарсы култыгы илләрендә аккредитацияләү» сессиясе узды

7 октябрьдә, Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ЭКСПО 2020 күргәзмәсен үткәрү кысаларында, «Россиянең хәләл стандарты буенча сертификацияләүче оешмаларын Фарсы култыгы илләрендә аккредитацияләү» сессиясе узды, ул хәләл продукцияне халыкара базарларга чыгаручы предприятиеләргә һәм бу процесста хәләл сертификация бирүче оешмалар турында фикер алышуга багышланган иде.

Чараны Россия Федерациясеннән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы оештырды; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән - «Хәләл» стандарты комитеты.

Конференция эшендә Россия һәм чит ил эшмәкәрләреннән тыш, чит илләрнең Хәләл аккредитацияләү һәм стандартлаштыру оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Сессия барышында мөселман тормышының барлык өлкәләрен колачлаган Хәләл индустриясенең мөһимлеген һәм аның Россия дәүләте мөселман җәмәгатьчелеге үсешенең зарури шартына әверелүен билгеләп үттеләр. Татарстан мисалында Хәләл җитештерүчеләрнең һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең уңай үсеше каралды.

Сессияне Татарстанның “Хәләл” стандарты комитеты белгеч-эксперты Рөстәм Абдуллин алып барды. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников та бар иде.

Ул сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитетының Россиядәге беренче сертификацияләү органы булуын һәм аның инде 16 ел дәвамында эшләвен билгеләп үтте. Ул шулай ук әлеге сессия гомуми максатларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр һәм экспортны үстерүдә көчле этәргеч бирер, дип ышанычын белдерде.

Аннары сүз «Республикакүләм мәгълүмати-исәпләү үзәге» АҖнең коммерция директоры Данис Сәйфетдиновка бирелде. Ул «AgroTech консорциумы – РОИВ АПК цифрлаштыру инструменты буларак» темасына презентация белән чыгыш ясады.

Алга таба «SMIIC һәм OIC-да хәләл сыйфатының глобаль инфраструктурасы» темасы белән Ислам илләре өчен стандартлар һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют чыгыш ясады. Ул Татарстанга әлеге очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде, SMIIC институтының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын билгеләп үтте, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, мөфтияткә, «Хәләл» стандарты буенча комитетка һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Сессия барышында шулай ук Татарстан эшмәкәрләре: «Натуральное здоровье» ҖЧҖнең экспорт буенча директоры Егор Шергин һәм ЭМИЗ сәүдә йорты директоры Раил Фазылҗанов чыгыш ясады. Раил Фазылҗанов Казахстан, Кыргызстанга чыгарыла торган һәм уникаль булып саналган, йөзем җимешләреннән ясала торган «Эмиз» продукциясе турында сөйләде. Ул әлеге хәләл эчемлекне Төркия һәм Фарсы култыгы илләренә чыгару максаты һәм хезмәттәшлеккә әзер булуы турында әйтте.

Сүз шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хөкүмәте вәкиленә, Хәләл сәүдә һәм маркетинг үзәге идарәчесе Томас Геррерога да бирелде. Хәләл сәүдә һәм маркетинг үзәге (HTMC) – ул хәләл икътисад азык-төлеген җитештерүчеләр һәм дистрибьюторлар өчен хәләл икътисад мөмкинлекләренә йөз тоткан бизнесны үстерүнең дөньякүләм үзәге. Герреро хәләл продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү, шулай ук әлеге секторда җитештерү күләмен арттыру турында сөйләде. Ул Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде һәм моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, диде.

Йомгаклау сүзе белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Программалар җитәкчесе Екатерина Камалова чыгыш ясады, ул конференциядә катнашучыларга Россия һәм Ислам илләре хезмәттәшлеге өчен икътисадый мәйданчык тәкъдим итте.

Сессия ахырында Габбас хәзрәт Шляпошников катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм KAZANSUNMIT 2022 халыкара икътисадый саммитын уздыру кысаларында килешенгән резолюциягә кул куярга тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана