“Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды

08 октябрь 2021 ел 16:34
“Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 2-нче көнендә (8-нче октябрьдә), Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчетендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иваново өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит хәзрәт Ляпин булды.

“Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәчеттә кунак өчен махсус экскурсия үткәрде, аны мөселман дини оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды һәм үзенең басылып чыккан китапларын бүләк итте.

Җомга намазына кадәр Фәрит хәзрәт Ляпин мәчеткә җыелган мәхәллә халкы алдында чыгыш ясады һәм Иваново өлкәсенең татар оешмасы, шулай ук Иваново өлкәсе мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана