Татарстан мәчетләрендә Минзәләдәге авиаһәлакәттә вафат булучыларны искә алдылар

11 октябрь 2021 ел 14:11
Татарстан мәчетләрендә Минзәләдәге авиаһәлакәттә вафат булучыларны искә алдылар

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 5-нче көнендә (11нче октябрьдә), Татарстан мәчетләрендә Минзәлә районында очкыч белән бәйле фаҗигадә вафат булучыларны искә алып, яраланганнар өчен дога кылу чарасы узды. Аерым алганда, башкаланың Галиев мәчетендә мөселманнар өйлә намазын укыганнан соң, бергәләп, Коръән аятьләре укып, фаҗигадә тән җәрәхәтләре алучыларның тизрәк савыгуын, вафат булган дин кардәшләребезнең рухлары шат булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте.

Намазны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде, Коръән аятьләрен Коръән-хафиз Абдурахман әл-Асри башкарды, доганы мәчет имамы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укыды. Аерым алганда, ул Раббыбызга мөрәҗәгать итеп түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Укыган Коръәннәребезне, зикерләребезне риялардан кылмыйча кабул кыл. Хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны ярлыка, кылган изгелекләребез үзебезгә изгелек булып кайтып, Кыямәт көнендә җәһәннәм утыннан пәрдә булып килсә иде. Я Раббым, безне күтәрә алмый торган сынаулар белән сынама, төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, дошманнар явызлыгыннан, хасидләрнең хөсетлегеннән, яман сүзләрдән, авырулардан, чирләрдән, зәхмәтләрдән Үзең сакла. Я Раббым, кичә Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булган кардәшләребезнең рухларын шат кыл. Я Раббым, аларны хәерле кабул белән каршы алып, гөнаһлары булса, гафу ит, Үзеңнең рәхмәтеңә ирешеп, Җәннәтләреңә керүчеләрдән булырга насыйп әйләсәң иде. Вафат булучыларның туганнарына сабырлык бир, балалары калган булса, аларга да Үзеңнең рәхмәтең илә хәерле бәрәкәт насыйп әйләсәң иде. Я Раббым, безләрне шундый хәвеф-хәтәрләрдән сакла, илләребезгә-җирләребезгә тынычлык бир, бездән дога өмет иткән әрвахларның рухларын шат кылып, урыннарын Җәннәтле кыл. Әмин”.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты: “Минзәләдә зур фаҗига – очкычы һәлакәтендә кешеләрнең гомере өзелгән. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу авиаһәлакәттә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам һәм бу югалту ачысын кичерү өчен аларга сабырлык һәм ныклык телим. Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен”.

Дога кылу шулай ук Татарстанның башка мәчетләрендә дә үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана