Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

11 октябрь 2021 ел 15:59
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 5-нче көнендә (11нче октябрьдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Коръән аятьләре укып, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин ачып җибәрде. 

Казыйлар көн тәртибе буенча мөһим чара – Россия ислам институты белән бергәлектә казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру, программа төзү, аның үткәрү урынын билгеләү, дәресләрне үткәрү тәртипләренә багышланды. Казыйлар КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин җитәкчелегендә узачак лекцияләрне 8-12 ноябрь көннәрендә РИИ базасында уздыру хакында килеште. Моннан тыш, Татарстан казыйлары “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”нең тулыландырылган басмасын әзерләргә, имамнардан өстәмәләр, тәкъдимнәр кергән мөрәҗәгатьләрне җыю фикеренә тукталдылар.

Җыелышта шулай ук казыйлар мөфтиятнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев белән бергәлектә мәчеттә җәмәгать намазын уку, талак мәсьәләсе буенча туган сорауларны карады, Мәүлид аеның фазыйләтләре хакында басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр бастыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ күркәм әхлагы, холкы, сыйфатлары турында онлайн һәм офлайн рәвештә вәгазьләр уку хакында сөйләште.

Утырыш тәмамланганнан соң казыйлар күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвар шәхес Фәндәс ага Сафиуллин белән хушлашу чарасында һәм җеназа намазында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана