Татарстан мөфтиенең Мәүлид кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

17 октябрь 2021 ел 06:11
Татарстан мөфтиенең Мәүлид кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшем! Газиз милләттәшләрем!

Бүген, кояш баегач, рабигыль әүвәл аеның 12нче көне җитә. Бу төндә 571 елда Аллаһының сөекле илчесе, Аның лаеклысы, кешеләрнең рухи остазы һәм башлыгы, барлык пәйгамбәрләрнең имамы, Кыямәт көненә кадәр җибәрелгән соңгы рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ туган. Аның туган көнен мөселманнар башкача Мәүлид ән-Нәби дип атыйлар һәм ай буе хөрмәтләп билгеләп үтәләр. Шуңа татар халкында рабигыль әүвәлне Мәүлид ае дигән исем белән йөрткәннәр һәм зурлаганнар. Мин сезнең барыгызны да якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби көне белән тәбриклим!

Һичшиксез, Пәйгамбәребез ﷺ кешелек тарихында иң якты әз калдырган шәхес булып тора. Күп сынауларга карамастан, ул бу дөньяга хаклыкны китереп җиткерә. Яралтучыбыз тарафыннан сайланган Пәйгамбәребез ﷺ безнең арага иң өстен һәм камил, иң мактаулы һәм мәрхәмәтле, иң гыйлемле шәхес буларак кешеләрне тәрбияләү, ике дөнья бәхетенә ирештерү өчен, томаналык һәм наданлыктан нурга һәм мәгърифәткә юл ачсын өчен, Аллаһы Тәгаләне яратырга, Аңа табынырга, Ислам динен һәм хакны аңларга өйрәтү өчен җибәрелгән. Ә күпме бәндәне ул ата-анага карата кадер-хөрмәт күрсәтергә, гаиләдә бер-береңне аңларга, дуслар һәм күршеләр белән татулыкта яшәргә өйрәткән һәм күпме ятимне һәм хатын-кызны яклаган! Бихисап калебләрне Пәйгамбәребез ﷺ урлау, зина, үтерү, золым, эчкечелек, ришвәтчелек, тәкәбберлек, икейөзлелек, гайбәт, хөсетлек һәм башкал хата-кимчелекләрдән, гөнаһлардан саклап калган! Рәсүлебез - ﷺ Раббыбызның сөеклесе, шуңа күрә без – мөэмин-мөселманнар аны олугъларга, аның бөекленә ышанырга, аңа ихлас йөрәк түрләреннән чыгарып сәламнәр, салават-шәрифәләр һәм аның хакында Аллаһы Тәгаләгә һәртөрле изге догалар кылырга бурычлы.

Мөхтәрәм милләттәшләр! Мәүлид кичәсендә Рәсүлебезгә ﷺ салаватлар әйтергә, аның пәйгамбәрлеге, тормышындагы могъҗизалар һәм тарихи вакыйгалар турында китаплар укырга тиешле. Шуңа күрә сезне бу кичәне ихлас ниятләрдә уздырырга чакырам!

Раббыбыз милләтебезгә Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп әйләсен! Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана